Чирмешән районында 16 ноябрьдә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган акция үткәрелде. Ноябрьнең өченче якшәмбесе дөньяда юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне булып санала. "Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне" алдыннан мәктәп укучылары, РФ ЭЭМ ЮХИДИ белән берлектә, юл - транспорт һәлакәтләре вакытында яшьләрнең үлем санын киметүгә юнәлдерелгән акция үткәрделәр. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен үтәү, юл хәрәкәтендә катнашучыларның бер-берсен хөрмәт итүгә чакыручы плакатлар белән чыктылар . Машина йөртүчеләр озын сигналлар белән һәлак булганнарны искә алдылар, ә балалар күккә һәлак булганнар истәлегенә ак шарлар җибәрделәр . Әккәрәй, Ивашкино, Иске Үтәмеш мәктәпләрендә шулай ук әлеге акциядә катнаштылар – машина йөртүчеләргә буклетлар, кәгазь фәрештәләр тараттылар.
