Лашман төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Чирмешән аграр техникумы укучылары арасында пенсия һәм социаль грамоталылыкны арттыру буенча мәгълүмати аңлату эшләре алып бару сәбәпле, яшьләргә пенсия хокукларының нәрсә икәнлеге, аларның ничек формалашуы һәм ни өчен яшьләргә булачак пенсияне кайгыртырга кирәклеге һәм ни өчен «Ак хезмэт хакы» алу мөһимлеге турында мәгълүмат бирделәр. Укучыларның һәм студентларның «Киләчәк пенсияләр турында барысы да» укыту әсбаплары һәм «Мәктәп балаларына пенсияләр турында» Интернет-ресурсы ярдәмендә мөстәкыйль дәресләр алу мөмкинлеге барлыкка килде. Әлеге сайт Россия Пенсия системасының ничек оештырылуы һәм булачак пенсияләрне дөрес формалаштыра башлау турында мавыктыргыч формада сөйли. Элеге проектының максаты-яшьләрнең конституцион хокукларын яклау
һәм пенсия сәясәтенә активлыкларын стимуллаштыру. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, укучыларга мәглүмат бирү ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
.jpg)