ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы балалар Советының яңа составы профильле сменасы

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең балигъ булмаганнарның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә балалар җәмгыяте вәкилләре белән үзара хезмәттәшлеген үстерү, әлеге эшчәнлекне камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү, балалар хокуклары мәсьәләләре буенча агарту эшен оештыру максатында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы балалар Советының яңа составы формалаштырылды. Икенче чакырылыш Балалар советы составына 60 бала – төрле балалар оешмалары вәкилләре керде. Безнең районны Советта 1нче Чирмешән урта мәктәбенең 9 б сыйныф укучысы Ахмедова Аида тәкъдим итте.

Балалар Советы әгъзалары «Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең балалар иҗтимагый ярдәмчесе» статусын алдылар.

Аида 17-23 ноябрьдә Яшел Үзән районының "Мирас" лагере базасында Балалар Советы әгъзалары өчен профильле сменада катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International