Юбилярларны гомер бәйрәмнәре белән котлау матур традициягә әверелде.
Районның тыл хезмәтчәннәренә, хезмәт ветераннарына 95 яшь тулды: 9 ноябрь көнне Иске Үтәмеш авылында яшәүче Суфиянова Гөлчагра Шәрифҗан кызына, ә 19 ноябрьдә Түбән Кәминкә авылыннан Задәйханова Мәрьям Әюп кызына. Бу көнне аларны Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Җамалетдинов Габдерәшит Мөдәрис улы, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Минеголов Рафис Садыйр улы ,Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Халиков Рәдиф Равгат улы тәбрикләде, кунаклар озын гомерле әниләргә Россия Президенты Путин Владимир Владимировичның исеменнән котлау открыткасын, шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Айбатов Рамил Тәлгать улы исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.
Ике юбиляр да туган авылларында гомер иткәннәр. 7 сыйныфтан соң олы тормыш юлы башлыйлар. Авыр сугыш елларында һем сугыштан соң туган колхозларында фермада эшләгәннәр. Кияүгә чыгып балалар үстергәннәр, бүгенге көндә оныклары һәм оныкчыклары бар.

