«Битва поколений» мәдәни-күңел ачу программасы

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичә, 23 ноябрьдә район мәдәният йортында «Битва поколений» мәдәни-күңел ачу программасы узды.

Батлда 1нче Чирмешән урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 "А" сыйныфы укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Өлкән буын һәм яшьләр үткән еллардагы һәм хәзерге заман җырларын тану буенча көч сынаштылар.

Чара бик күңелле узды, ата-аналар балалары белән бер дулкында булдылар, биеделәр, җырладылар, үз фикерләрен якладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International