Әни-ул иң якын кеше! Әни - без тормышта беренче сүз. Әниләр көне - барлык бәйрәмнәрнең иң тәэсирлесе.
Бу көн кысаларында Чирмешән муниципаль районы мәдәният учреждениеләрендә концерт кичәләре, конкурс программалары, мастер-класслар һәм әңгәмәләр узды.
Бүген 30 нчы ноябрьдә район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы аеруча матур һәм онытылмаслык булды.
Бәйрәм "Асылбикә" исемле конкурс, ана һәм гаилә форматында узды, анда конкурсантлар визитка һәм иҗади номер әзерләделәр. Катнашучылар тамашачыларны үзләренең гаиләләре, казанышлары, гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Әлбәттә, үзләренең осталыкларын һәм сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр гаилә үзен бик лаеклы итеп күрсәтте, җырлар, дулкынландыргыч шигырьләр яңгырады.
Әлбәттә, конкурс азагында жюри җиңүчеләрне ачыклады, бу көнне беркем дә игътибарсыз һәм бүләксез калмады.
Чарада катнашучыларның барысы да бик күп эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.