Китапханәче чарада ктнашучыларга Халыкара инвалидлар көненең барлыкка килү тарихы, әлеге чараның халыкара масштабта инвалидларның абруен саклауга юнәлдерелүе турында сөйләде. Барысы да китап геройлары яшәр өчен көч тапкан әдәби әсәрләр белән таныштылар: шагыйрь Эдуард Асадов; Павел Корчагин - Н. Островскийның «Корыч ничек чыныккан» романы Герое; Алексей Мересьев – Борис Полевойның «Чын кеше турында повесть» китабы Герое; «Сукыр музыкант» Владимир Короленко; Альберт Лихановның «Кояш тотылуы» повестеннән Лена. Укучылар физик кимчелекләренә карамастан ,илнең спорт тормышында катнашкан ,бәхетле тормыш алып барган көчле кешеләр белән таныштылар.