"Чиста куллар"

2022 елның 9 декабре, җомга

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә туган як тарихы музеенда "Чиста куллар" дигән дәресе үткәрелде.

Балалар "Коррупция" сүзе белән таныштылар. Коррупция - социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсенә карамастан, дөньяның күп илләренең көнүзәк проблемасы. Күп илләрдә, шул исәптән Россиядә дә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Россиядә бу көнне төрле акцияләр һәм чаралар үткәрелә.

Музейда балалар "Бу очракта ничек булырга?" исемле уенда катнаштылар. Викторина сорауларына җавап биреп, үз белемнәребезне ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International