Рамил Айбатов Чирмешән муниципаль районы башлыгы итеп сайланды

2022 елның 16 декабре, җомга

 "Безнең Чирмешән" район газетасында хәбәр ителүенчә, кичә, 15 декабрь көнне Рамил Айбатов Чирмешән муниципаль районы башлыгы итеп сайланды.

Район Советы депутатлары Советның егерме сигезенче утырышында аның кандидатурасын яклап тавыш бирделәр. Ул район Советын да җитәкләячәк.

Рамил Тәлгать улы шул ук көнне Чирмешән авыл җирлеге башлыгы да булды, анысы җирлек Советы утырышында хәл ителде.

Район Советы депутатлары Рамил Айбатов кандидатурасын бертавыштан якладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International