Бүген, 19 нчы декабрьдә, тантаналы рәвештә «Орион» яшьләр үзәгендә «Рухи-агарту гаилә үзәге» автоном коммерциячел булмаган оешмасы ачылды.
Үзәк «Орион» яшьләр үзәге бинасының 2 нче катында урнашачак.
Гаилә үзәгенең төп максаты-яшьтән үк гаилә кыйммәте турында белем бирү, гаиләдә әхлакый тәрбия булдыру, ата-аналарны һәм балаларны берләштерү.
Котлау сүзләре белән Чирмешән муниципаль районы башлыгы Айбатов Рамил Тәлгать улы, Хәбир хәзрәт Ханов, ЗАГС җитәкчесе Гөлназ Әюп кызы Закирова, Чирмешән муниципаль районының мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Владимировна Маркова чыгыш ясады.
Бәйрәм район мәдәният йорты артистлары чыгышы белән дәвам итте.
Үз чиратында, гаиләне булдыру рухи-агарту үзәге директоры Ханова Диләрә Даут кызы әлеге бәйрәмне ачуда, оештыруда бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткәннәргә һәм аны хупларга килүчеләргә рәхмәт белдерде.