Кичә, 22 нче декабрьдә район мәдәният йортында Чирмешән муниципаль районы башлыгының Яңа ел чыршысы узды.
Айбатов Рамил Тәлгать улы балаларны да якынлашып килүче Яңа 2023 ел белән котлады һәм теләкләрнең тормышка ашуын теләде! Котлау сүзе белән Казан шәһәрендәге якташлык иҗтимагый оешмасы рәисе, "Казан халык сәнгать кәсепләре техникумы" директоры Раушания Кыяметдин кызы Саубанова, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Николаевна Рыбакова чыгыш ясадылар.
Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы студентларының "Алисаның Яңа ел маҗаралары" театраль тамашасы барлык балаларга Яңа ел бәйрәме рухын бүләк итте.
Спектакль тәмамлангач, балалар Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башлыгыннан татлы бүләкләр алдылар.
"Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы" студентларының "Алисаның Яңа ел маҗаралары" театраль тамашасын Пушкин картасы буенча район мәктәпләре укучылары да күрә алды.