Үзенчәлекле балалар өчен  чыршы бәйрәме

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

Кичә, 27 декабрьдә район мәдәният йортында ике яңа ел тамашасы булды.

10.00 сәгатьтә район мәдәният йорты артистлары тарафыннан физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен әзерләнгән театральләштерелгән тамаша булды.

Шулай ук 12.00 сәгатьтә аз керемле гаиләләрдәге балалар өчен яңа ел тамашасы оештырылды.

Яңа ел белән барлык балаларны, ата-аналарны район мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Васильевна Иляева котлады.

Балалар беренче минутлардан әкияти атмосферага чумды, ишек төбендә аларны аниматорлар каршы алды.

Ә балалар янына кунакка әкият персонажлары - убырлы карчык һәм леший, сөйкемле мәче һәм Бүре, һәм әлбәттә, ел символы - куян килде.
Балалар аларны игътибар һәм кызыксыну белән күзәттеләр һәм алар үзләре дә әкияттә катнаштылар.

Традиция буенча балаларны Кыш бабай һәм Кар кызы Яңа ел белән котладылар.

Чара ахырында һәр бала татлы Яңа ел бүләге алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International