Кичә, 28 декабрьдә, район мәдәният йортында Чирмешән муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре балалары өчен Яңа ел чыршысы оештырылды.
Балалар янына кунакка убырлы карчык һәм леший, сөйкемле мәче һәм бүре, киләсе ел символы - куян килде. Билгеле инде, балаларны Кыш бабай һәм Кар кызы котлады.
Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар, әйлән-бәйлән йөределәр, Кыш бабай һәм Кар кызы өчен әзерләгән шигырьләрен сөйләделәр, һәм, әлбәттә, Кыш Бабай барысын да татлыкүчтәнәч белән сыйлады.