Атналык планерка

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген, 2023 елның 12 гыйнварында, район башлыгы Рамил Айбатов район үзәге  оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән атналык планерка үткәрде.

 Чыгыш ясадылар:

1.Райондагы оператив хәл турында.

Пешков Иван Николаевич - Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлек начальнигы урынбасары.

2. Шәхси сектордан сөт җыю һәм тапшыру турында.

Гатин Мирзаһит Закир улы - районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.

3.Физик затлардан милек салымнарын җыю турында.

Гатин Шәүкәт Фатыйх улы - районның финанс-бюджет палатасы рәисе.

4. Торак-коммуналь түләүләр буенча бурычлар хакында.

Беззубова Татьяна Николаевна - «Татэнергосбыт» АҖ Чирмешән офисы начальнигы.

5. Чирмешән муниципаль районында коронавирус инфекциясе һәм грипп таралуны булдырмау чаралары турында.

Гафуров Рәфис Рәшит улы - район үзәк баш табибы вазыйфаларын башкаручы.

6. Спорт өлкәсендә башкарылган эшләр турында мәгълүмат.

Глюмова Ләйсән Зөфәр кызы - спорт эшләре буенча бүлек башлыгы вазыйфаларын башкаручы.

7.Мәдәният өлкәсендә башкарылган эшләр турында мәгълүмат.

Иляева Наталья Васильевна –  район мәдәният бүлеге начальнигы.

8. «Орион» МБУнең 2022 елның 4 нче кварталында башкарылган эше турында.

Суворова Ирина Александровна - «Орион» яшләр үзәге директоры.

9. Мордва Афонькәсе авыл җирлеге эше турында.

Митяев Александр Иванович - Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International