Район башлыгы Россия ЭЭМның Чирмешән районы бүлеге хезмәт коллективы белән очрашты. Чирмешән муниципаль районында хезмәт коллективларының район җитәкчелеге белән очрашулары башланды. Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлегенең хезмәт коллективында 2022 елга йомгак ясау һәм 2023 елга бурычлар билгеләү буенча киңәшмә булды. Киңәшмәдә район башлыгы Рамил Айбатов, район Советы Аппараты җитәкчесе Фәнис Камалов, район прокуроры Фаил Хәйруллин, Лениногорск районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Сергей Новиков катнашты.
Киләсе атнадан районда халык җыеннары башлана. Беренче җыен 2023 елның 16 гыйнварында Иске Котыш һәм Яңа Кади авыл җирлекләрендә узачак.