Бүген, 13 нче гыйнварда, салкын һава торышына карамастан, Чирмешән районы халкы һәм кунаклары Искечә Яңа елны һәм Раштуаны бәйрәм итү өчен Яшьләр мәйданчыгына җыелдылар.
Чарада катнашучыларны конкурслар, уеннар, җырлар һәм дәртле биюләр көтте.
Мәдәният хезмәткәрләре оештырган Концерт беркемне дә битараф калдырмады, чөнки берәү дә бер урында тормады, биеделәр, җырладылар, чыршы тирәсендә әйлән - бәйлән йөрделәр, бер-берсен бәйрәмнәр белән котладылар.
Әлбәттә, иске традиция буенча мәдәният хезмәткәрләре палаткалар оештырдылар, анда алар кайнар чәй һәм тәмле кайнар коймаклар белән сыйладылар.
Барысы да күтәренке кәефтә һәм рәхмәт белән таралыштылар.