Балалар сәнгать мәктәбендә Ф. З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте укытучылары мастер-класс күрсәтте

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Балалар сәнгать мәктәбе Әлмәттән килгән кунакларны кабул итте. Әлмәт музыка көллиятенең югары квалификация категориясе укытучылары: Галкина Марина Владимировна, Ашанцева Маргарита Юрьевна һәм Татьяна Ольга Николаевна мәктәп укучылары белән мастер-класслар үткәрделәр. Осталык серләре белән уртаклаштылар, бик күп файдалы методик киңәшләр бирделәр. Мастер-класслар дустанә һәм җылы атмосферада узды. Барлык катнашучылар да бик канәгать калдылар һәм кунакларыбызга рәхмәт әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International