Район укучылары инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасы призерлары булды.
“Дуслык” республика олимпиада үзәгендә республиканың 7-11 сыйныфларында белем алучы укучылар арасында инглиз телен иң яхшы белүчеләрне ачыкладылар. Әлеге олимпиадада районнан дүрт укучы катнашты, шуларның икесе призер булды. Ивашкино мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Максим Мадиков һәм Чирмешән лицееның 11 сыйныф укучысы Эльмира Харисовалар башкаладан диплом белән кайттылар.