Чирмешән районында гражданнар җыеннары башланды.
Бүген, 16 гыйнварда гражданнар җыеннары Иске Котыш һәм Яңа Кади авыл җирлекләрендә узды, анда авыл җирлекләре башлыклары 2022 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар һәм 2023 елга планнары турында сөйләделәр. Җирле халыкның сорауларына җавап бирделәр һәм кайбер структураларның докладларын һәм чыгышларын тыңладылар.
Ике җыенны да район башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов Минсәгыйть Закир улы Шакиров истәлегенә бер минутлык тынлык белән башлап җибәрде, ул озак вакыт район башлыгы булып эшләде, кичә 75 нче яшендә вафат булды.