Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетнда яңа җитәкче

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Советының утызынчы утырышында Илфат Нәгыймулла улы Шәйдуллин үз теләге белән вәкаләтләреннән китте.

Илфат Шәйдуллин 16 ел җитәкче вазифаларда - район башкарма комитетының эшләр идарәчесе һәм соңгы өч елда район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләде.

Район башлыгы Рамил Айбатов Илфат Шәйдуллинга эшләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм эшендә уңышлар теләде.

Бүген, 2023 елның 18 гыйнварында, район Советы депутатлары  Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының яңа җитәкчесе итеп Җамалетдинов Илнур Минсәгыйт улын билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International