Чирмешән муниципаль районында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Чарада район башлыгы Рамил Айбатов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры урынбасарлары - Ленар Гарипов, Дмитрий Яшин, Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.