Көн саен саклауга кабул ителгән музей предметларын исәпкә алу һәм саклау буенча эш алып барыла. Исәпкә алу өчен яңа экспонатлар кабул ителә, алар инвентарь китапларына кертелә, алга таба КАМИС системаларында, ТР берләштерелгән каталогы һәм РФ Дәүләт каталогында предметлар теркәлә.
Тарих-туган якны өйрәнү музее борынгы әйберләрне бик теләп кабул итәчәк. Экспонатлар музейның агарту эше, фәнни һәм күргәзмә эшчәнлеге өчен кулланылачак.