Бүген, 2023 елның 19 гыйнварында, район башлыгы Рамил Айбатов район үзәге оешмалары җитәкчеләре һәм районның авыл җирлекләре башлыклары белән атналык планерка үткәрде.
Киңәшмә ТР Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының яңа җитәкчесе Җамалетдинов Илнур Минсәгыйт улын тәкъдим итүдән башланды.
Мәгълүмат белән чыгыш ясадылар:
1.Районның оператив халәте турында.
Билалов Йолдыз Госман улы - Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлек башлыгы.
2. Шәхси сектордан сөт җыю һәм тапшыру турында.
Гатин Мирзаһит Закир улы - районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.
3.Районның авыл җирлекләрендә үзара салым җыю турында.
Харисов Радик Рифкать улы - районның финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары.
4. Торак-коммуналь түләүләр буенча бурыч турында.
Беззубова Татьяна Николаевна - «Татэнергосбыт» АҖ Чирмешән офисы начальнигы.
5. Чирмешән муниципаль районында коронавирус инфекциясе һәм грипп таралуны булдырмау чаралары турында.
Мортазина Лилия Шамил кызы - район үзәк больницасы баш табибы.
6. Мәгариф өлкәсендә башкарылган эшләр турында мәгълүмат.
Маркова Ольга Владимировна - район мәгариф бүлеге башлыгы.
7. Иске Үтәмеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең эше турында.
Шәйхетдинова Миләүшә Миңнур кызы - Иске Үтәмеш урта мәктәбе директоры.
8. Төзелеш һәм капиталь ремонт буенча республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүмат.
Кәримов Илдус Исмәгыйль улы - башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.