Туймәт авыл җирлегендә халык җыены

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Җыен авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримовның 2022 елда башкарылган эшләр турындагы хисабыннан башланды. Шулай ук халык алдында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин, районның территориаль үсеш начальнигы Зөлфия Хөббәтуллина, фельдшер Халидә Сәхапова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсенең участок уполномоченные Сергей Баляев, Чирмешән аграр техникумының укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәмзия Долгополова, район ветеринария берләшмәсе начальнигы Алмаз Газыймов чыгыш ясадылар.

2022 елның 1 гыйнварына Туймәт авыл җирлегендә 188 йортта, 452 кеше исәпләнә. 2 бала туган, 8 кеше үлгән. 452 кешенең 227се - ир-ат, 225се хатын-кыз. Авыл җирлегеннән 5 кеше мобилизацияләнгән.

Туймәт авыл җирлеге территориясендә 2200 гектар чәчүлек җирләре бар, шуларның 1217 гектарын «БИОагро» ҖЧҖ, 798 гектарын «Чирмешән агро» ҖЧҖ эшкәртә, 121 гектарын пайчылар эшкәртә.

Шәхси секторда 1.01.2023 елга 302 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 72се савым сыеры. Сарыклар - 117, атлар - 22, кәҗәләр - 11.

Шәхси сектордан 2022 елда 4 млн. 512 мең сумлык 173544 литр сөт җыелган. Сөтне Тәлгать Могыйзов җыя. Актив сөт тапшыручылар: Альберт Фәссахов, Наил Сөләйманов, Айдар Кәримов, Нияз Нуруллин.

Үзсалым188 500 сум җыелды, республикадан ¼ программасы буенча 754 000 сум акча алынды, нәтиҗәдә 942 500 сум булды. Туймәт авыл җирлегендә 2022 елда үзсалым акчасына кышкы чорда юлларны кардан чистарту һәм җәйге чорда чүп үләнен чабу, запас частьләр һәм ягулык-майлау материаллары сатып алу, тракторчыга хезмәт хакы түләү, урам яктырткычларын ремонтлау һәм алыштыру, Вахитов, Совет, Горький урамнары буенча юлларны өлешчә  ремонтлау эшләре алып барыла, тротуарның проект-смета документлары өчен түләү.

Җыен авылның актив кешеләрен бүләкләү белән тәмамланды: Шәрифуллина Рәзилә, Шәрифуллин Шәрәф, Гыйниятуллин Илдус, Галимова Гөлназ, Зарипова Розалия, Галимова Нәфисә, Сәхапова Люция, Бәдретдинова Ралия, Сәүбәнова Чәчкә, Вәлиева Фәридә, Гайнанов Әмиль,Фәссахов Альберт, Мортазин Марат, Нуруллина Зөлфия, Шәрифуллин Наил.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International