Югары Кәминкә авыл җирлегендә халык җыеннары узды. Халык белән очрашуда район башлыгы Рамил Айбатов, район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов, район оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Җыен авыл җирлеге башлыгы Мингали Минһаҗевның 2022 елда башкарылган эшләр турындагы хисабыннан башланды. Шулай ук халык алдында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин, районның территориаль үсеш начальнигы Зөлфия Хөббәтуллина, фельдшер Фирдәвес Маслахова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлегенең участок уполномоченные Сергей Кашаев, «Илхан» ҖЧҖ Илдар Хәнәфиев, Чирмешән район дәүләт берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Газимов, Чирмешән аграр техникумының тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәмзия Долгополова.
Бүгенге көндә 256 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 32се савым сыеры. Сарыклар - 318, кәҗәләр - 52, атлар - 13. 2022 елда 34279 литр сөт тапшырылган.
Югары Кәминкә авыл җирлеге составына өч торак пункт – Югары Кәменкә, Ибрай Каргалы, Кызыл Яр авыллары керә. 291 йортта 520 кеше яши. 2022 елда 3 бала туган, 8 кеше үлгән.
Югары Кәминкә авыл җирлеге территориясендә 1 мәктәп, 1 балалар бакчасы, 1 авыл мәдәният йорты, 1 почта бүлеге, 1 китапханә һәм 2 ФАП бар.
2022 елда үзара салым буенча 645 мең сум акча җыелган, республика программасы буенча ¼ сумма 2миллион 580 мең сум тәшкил иткән. Акчалар каты көнкүреш калдыклары полигонын төзекләндерүгә, урам яктырткычларын сатып алуга һәм урнаштыруга, җәйге һәм кышкы чорда юлларны норматив хәлгә китерүгә, чишмәләрне төзекләндерүгә, территорияләрне төзекләндерү буенча проект-смета документларын әзерләүгә, тротуар төзелешенә тотылды.
Җыен авыл активистларын бүләкләү белән тәмамланды.