Эшләре күренми торган, ләкин мәгънәле хезмәтләр бар. Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте моның мисалы.
30 гыйнварда, район мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында урнашкан бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенең махсус бинасын ачу тантанасы булды.
Әлеге чарада Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Җамалетдинов Габдрәшид Мөдәрис улы, «Чирмешән муниципаль районы Гражданнарны яклау идарәсе» муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе Яруллина Гөлия Мансур кызы чыгыш ясадылар.
Рәхмәт хатлары белән ЕДДСның оператив дежур диспетчерлары Ишеев С.М. һәм Сорокин В.К. бүләкләнде.