Иске Үтәмеш авыл җирлегендә халык җыены узды. Халык белән очрашуда район башлыгы Рамил Айбатов, район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов, район хезмәтләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Җыеннар Урманасты Үтәмеш һәм Иске Үтәмеш авылларында узды. Җыен авыл җирлеге башлыгы Рафис Минеголовның 2022 елда башкарылган эшләр турындагы хисабыннан башланды. Шулай ук халык алдында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин, районның территориаль үсеш бүлеге начальнигы Зөлфия Хөбәтуллина, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлегенең участок уполномоченные Сергей Кашаев, Чирмешән аграр техникумының укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәмзия Долгополова һ. б. чыгыш ясадылар.
Иске Үтәмеш авыл җирлеге составына 4 торак пункт керә. Иске Үтәмеш, Урманасты Үтәмеш, Югары Чегодай һәм Иске Сережкино авыллары . 2023 елның 1 гыйнварына авыл җирлегендә барлыгы 376 хуҗалык бар, аларда 822 кеше яши.
Авыл җирлеге буенча 2022 елда 4 бала туган, 19 кеше үлгән.
Иске Үтәмеш гомуми белем бирү мәктәбендә 46 укучы белем ала. Югары Чегодай башлангыч мәктәбендә 2 бала укый. Иске Үтәмеш авылы балалар бакчасына өч бала йөри. Барлык торак пунктларда халыкка мәдәният йортлары, китапханәләр, медицина пунктлары хезмәт күрсәтә. 5 кибет халыкны көнкүреш товарлары белән тәэмин итә. Почта Иске Үтәмеш авылында урнашкан, халыкны газета-журналлар белән тәэмин итә һәм башка хезмәтләр күрсәтә.
Авыл җирлеге территориясендә "БИОагро" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли, ул 2016 елның 11 октябрендәге килешү буенча 3300 гектар пай җирләрен һәм 3200 гектар Дәүләт җирләрен эшкәртә, пай хуҗаларына аренда түләвен вакытында түли. «БИОагро» ҖЧҖ бәйрәмнәрне үткәрүдә ярдәм итә. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына азык –төлек пакетлары өләштеләр, татар халкының милли бәйрәмен үткәрүдә ярдәм күрсәттеләр, өлкәннәр көненә бүләкләр тапшырдылар.
112 гектарлы 17 пай җир хуҗалары үзләре эшкәртә.
Шулай ук авыл җирлеге территориясендә шәхси эшмәкәр Фәрхетдинов Йосып 308,61 гектар җирдә бөртекле һәм азык культураларын җитештерә һәм сата.
2022 ел авыл хуҗалыгы, авыл кешеләре өчен уңышлы булды. Бик яңгырлы җәй аркасында авыл хуҗалыгы культуралары югары уңыш китерде.
2023 елның 1 гыйнварына җирлекнең шәхси хуҗалыкларында 471 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 2022 елның 1 гыйнварыннан мөгезле эре терлекләр саны 49 башка кимегән, шул исәптән савым сыерлары-14 башка. Шәхси хуҗалыкларда йорт хайваннарының башка төрләре кимеде: атлар – 47 дән 29 башка, сарыклар-517 дән 494 башка кадәр, дуңгызлар - 15 баш үзгәрешсез калды, кәҗәләр-78 баштан 32 башка, кош-корт-1529 баш.
Шәхси хуҗалыклардан ел әйләнәсендә сөт җыю оештырылды. 2022 елда халыктан 5 миллион 900 мең сумлык 221 мең кг. сөт җыелган. Иң актив эшләүче хуҗалыклар: Иззатуллин Таһир гаиләсендә 11 сыер, Хөснетдинов Сәгыйть, Галләмов Радик, Садретдинов Рафис, Галимов Илдус, Вафин Рөстәм гаиләләре дә сыер тота. Сөт Шешминкага тапшырыла, сөт тапшыручы хуҗалыкларга акча вакытында түләнә.
Республика программасы буенча авыл җирлегендә соңгы 7 елда 10 хуҗалыкта мини, микро фермалар төзелде. Республика үз хуҗалыкларында микро-ферма төзүгә 200 мең сум һәм мини-фермага 400 мең сум акча бүлеп бирә.
2022 елда Иске Үтәмеш һәм Иске Сережкино зиратларының җир мәйданнарын арттыру буенча эшләр алып барыла.