ТР Чирмешән муниципаль районы эшче контингенты арасында «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» фестивале дәвам итә.
Район фестиваленең икенче зона туры 30 нчы гыйнварда Лашман авыл җирлегендә узды.
Икенче турда Күтәмә, Кармыш, Ивашкино, Лашман авыллары командалары көч сынашты.
Район фестивале традициясе буенча уеннар программасы өч өлештән торды: «Сәламләү», «Разминка», «Өй эше», ул быел авыл темасына багышланды.
Командалар уенга бик җентекләп әзерләнгәннәр, анда кыска вакыт эчендә үз фикерләрен, теләкләрен юморы аша җиткерделәр.
«Сәламләү» конкурсы вакытында һәр команда авыл һәм авыл тормышына кагылышлы теманы үзенчә яктыртты.
«Разминка» конкурсының максаты - сорау-җавап көлкеле һәм оригиналь булырга тиеш. Бу конкурста команда әгъзалары акыл һәм осталык белән балкып тордылар.
Һәм әлбәттә, "Өй эше" беркемне дә битараф калдырмады.
Нәтиҗә ясаганда, жюри командаларның экипировкасын, авыл җирлекләре башлыкларының катнашуын, регламентның үтәлүен исәпкә алды.
Судьялар коллегиясе карары буенча, икенче турда финалга дүрт команданың икесе үтте, һәм финалга хуҗалар - Лашман авылының «Лашман мишәрләре» командасы чыкты һәм жюри карары буенча алга таба көрәшне команда , «Мишар колориты» Кармыш авыл җирлеге командасы да дәвам итәчәк.
Районның "КВН" фестиваленең чираттагы зона туры Бәркәтә авыл җирлегендә узачак.