Безнең район мәктәпләре укучылары Чирмешәнгә спорт секцияләренә йөриләр

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Район мәгариф бүлеге спорт эшләре буенча бүлек  белән берлектә Чирмешән районы авыллары мәктәп укучыларының спорт секцияләренә баруларын оештырдылар.

Ял көннәрендә Боз сараенда Ульяновск урта мәктәбе, Ивашкино урта мәктәбе укучылары фигуралы шуу белән шөгыльләнделәр.

График буенча укучылар атна дәвамында волейбол, бокс, алкалы хоккей, фигуралы шуу, тхэквондо тренерлары белән дәресләргә киләчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International