2023 елның 30 гыйнварында район Советы залында Чирмешән районы профсоюз активы белән киңәшмә узды. Утырышта район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалетдинов, Россия Федерациясенең дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү Бөтенроссия һөнәри берлегенең Татарстан Республика комитеты рәисе Ольга Калашникова, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова, район оешмалары җитәкчеләре катнашты.