Түбән Кәминкә авыл җирлегендә халык җыеннары узды. Халык белән очрашуда район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов, район хезмәтләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты. Җыен авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиковның 2022 елда башкарылган эшләр турындагы хисабыннан башланды.
Түбән Кәминкә авыл җирлегенә Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авыллары керә. Җирлектә барлыгы 344 йортта 1019 кеше яши. Шуларның 19ы-мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 64е-мәктәп яшендәге бала. 321 пенсионер, 615 хезмәткә сәләтле кеше.
Авыл җирлегендә ике мәктәп һәм ике балалар бакчасы бар. Мәктәпләрдә 45 бала укый, калган 19 укучы Күтәмә һәм Бәркәтә мәктәпләренә автобусларда йөри. Бүгенге көндә балалар бакчасына 13 бала йөри.
Ике авылда да мәдәният йортлары эшли. Ел дәвамында мәдәният йортларында бик күп чаралар үткәрә. Безнең мәдәният йортларында даими рәвештә төрле кичәләр, бәйрәмнәр, кызыклы конкурслар уза. Без мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә районда һәм республикада үткәрелә торган чараларда, конкурсларда актив катнашырга тырышабыз. Узган ел Кара Чишмә авылы мәдәният йорты республика конкурсында катнашты һәм 200 000 сум күләмендә акчалата приз алды. Бу акчаларга мәдәният йортына милли татар костюмнары тегелгән.
Түбән Кәминкә авыл мәдәният йорты коллективы "Туган як җәүһәрләре" район фестивалендә катнашты, анда 1нче урынны алды һәм 30 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. Милли күлмәкләр дә бу акчага тегелгән.
Түбән Кәминкә мәдәният йортында "Ак калфак" татар хатын-кызларының авыл иҗтимагый оешмасы уңышлы гына эшләп килә.
Безнең җирлектә халыкның сәламәтлеген саклау буенча эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Түбән Кәминкә авылы үзәгендә амбулатория эшли. Әлеге амбулатория хезмәткәрләре безнең авыл кешеләрен генә түгел, күрше авылларны да дәвалау белән актив шөгыльләнәләр. Ә Кара Чишмә авылында бу юнәлеш белән мәктәп бинасында урнашкан фельдшер-акушерлык пункты шөгыльләнә.
Авылда бер почта бүлеге эшли.
Авылларда янгын сүндерү машиналары бар. 6 тапкыр кырларда янгыннарны сүндерергә барырга туры килде.
Түбән Кәминкә авыл җирлеге буенча 3958 гектар сөрүлек җирләре бүлеп бирелгән , шуларның 1825 гектары - пай җирләре, 536 гектары - муниципаль җирләр. 1912 гектар җирдән агрохезмәт, 1700 гектардан "Кара Чишмә" ҖЧҖ, 302 гектардан 9 шәхси ярдәмче хуҗалык һәм ике КФХ файдалана. Киләсе елдан Түбән Кәминкә авылындагы 837,2 гектар пай җирләрен «БИОагро» ҖЧҖ кулланачак.
Республика һәм район җитәкчелеге ярдәме белән авыл җирлегендә яшәүчеләрнең күпчелеге үзләренә шөгыль тапкан, әлеге программа кысаларында авыл җирлегенең 13 хуҗалыгы мини-фермалар төзү буенча 200 000 сумлык субсидия алган. 2021 елдан субсидияләр суммасы артты, тагын бер хуҗалык республикадан 400 000 сум күләмендә субсидия алды, керамзитоблоклар, цемент, агач материаллары алды һәм тагын бер мини-ферма төзеде. Бу программа хәзер дә дәвам итә, быел субсидияләр суммасы арттырылды, 600 000 сум бүлеп бирелә. Ә микроферма төзелешенә дәүләт 300 000 сум акча бүлеп бирә.
Өч һәм аннан да күбрәк савым сыерлары булган 29 хуҗалыкка бушлай саву аппаратлары бирелде. Узган ел тагын 3 аппарат алынды. Соңгы елларда субсидияләр савым сыерлары, савым кәҗәләре, атлары булган хуҗалыкларга бирелде. Безнең авыл җирлеге хуҗалыклары узган ел 708 000 сум субсидия алды.
Сөт тапшыру буенча Түбән Кәминкә авыл җирлеге районда беренче урынга чыкты. Сөтне Хайдаров Алмас җыя. 2020 елда сөт кабул итү пункты урнаштырылды. Әлеге сөт кабул итү пункты суыткыч һәм башка кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган, аннан Әлки районына сөт килә. 2022 елда 504 тонна сөт тапшырылды. Узган ел ике авыл халкы сөт сатудан 14 млн. сум акча алган.
Ике авылның да сыер көтүләрен электр көтүчесе саклый.
- Ягулык-майлау материаллары, авыл җирлеге тракторына запас частьләр сатып алуга, җәй айларында чүп үләннәрен чабуга һәм тракторчыга хезмәт хакына 300 000 сум акча тотылды.
- Урамнарда янган яктырткычларны алыштыруга 200 000 сум акча тотылды.
- чишмәне төзекләндерү эшләре тәмамланмаган әле.
Республика программасы буенча Түбән Каменка авылында 21 электр баганасы алыштырылды. 800 метр кабель салынды.
- Кара Чишмә авылында район мөселман Сабантуе узды.
- Түбән Каменка авылына керүче өч километр юл асфальтланган.
-Кәрәзле элемтәгә начар хезмәт күрсәтү сәбәпле, Кара Чишмә авылында Летай компаниясе антеннасы урнаштырылган иде, ул әле эшләми, шушы көннәрдә тоташтырырга вәгъдә иттеләр.
- Түбән Каменка авылы мәчетенә янкорма ясала, бүген диварлар күтәрелде, түбә ясалды. Бу бина ашау-эчү һәм дини чаралар үткәрү өчен төзелә, әлеге янкорманы төзү иганәчеләр, авыл халкы, шулай ук Лениногорск районы башлыгы, якташыбыз Хөсәенов Рәгать ярдәмендә башкарыла.
-Бүгенге көндә барлык авылларның да диярлек китаплары бар, Түбән Кәминкә авылы районның иң бай тархлы авылларының берсе, әмма бу авылның тарихы язылмаган, киләчәктә без бу авыл тарихы буенча мәгълүмат җыячакбыз. Һәм бу эш узган ел башланган, бүген тарихны язу белән Дамир Таҗиев шөгыльләнә, әмма финанс кыенлыклары бар.
Алдагы елларда авыл җирлегендә эшләү максатлары һәм планнары:
- Авыл эчендәге урамнар бик начар хәлдә: Түбән Кәминкәдә берничә тыкрык, Кара Чишмәдә алты урам, ике үзәк тыкрык ремонт таләп итә.
- Ике авылда да мәктәп котельныйлары нык тузган, бу объектлар ремонт таләп итә.
- Безнең төп бурыч - зиратларыбызда даими өмәләр оештыру, аларны җыештыру.
- Бүгенге көндә авыл җирлегендә алты чишмә ремонт таләп итә, киләчәктә аларны төзекләндерергә кирәк.
Җыеннар бүләкләүләр белән тәмамланды.