2022 елда ЗАГС бүлегендә туу турында 55 акт теркәлгән

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

2022 елда туу турында 55 акт теркәлгән (25 малай һәм 30 кыз).  19 нарасый - беренче бала, 15 бала – икенче, 16 өченче һәм 5 бала – дүртенче һәм аннан да соңгы сабыйлар. Районның 2 гаиләсендә игезәкләр, игезәк малайлар һәм игезәк кызлар туды.

Иң яшь ата-аналарга 21 яшь, иң олы әтигә 50 яшь, әнигә 45 яшь.

Иң популяр исемнәр - Софья, Ульяна, Анна, Рианна, Анастасия, Данис, Егор, Арсений, Риф, Кәрим, Давид, Самат, Арыслан, Алфиз, Нур, Айлин, Айна, Кира, Элис, Николь, Варвара, Еения, Назлы, Эсмира.

2022 елда үлем турында 278 акт теркәлде. Үлгәннәрнең 136сы - ир – атлар, хатын – кызлар -139. Иң күп үлүчеләр узган елның мартында теркәлгән - 77 очрак булган.

 2022 елда 76 никах төзелгән. Никахларның күпчелеге тантаналы шартларда теркәлгән. Күпчелеге  - беренче никах. Кабат никахка 11 ир-ат һәм 13 хатын-кыз кергән. Никахлашуның иң актив чоры-24 яшьтән 35 яшькә кадәр. Иң яшь кияүгә 21 яшь, кәләшкә 18 яшь, иң олы кияүгә 61 яшь, кәләшкә 52 яшь.

ЗАГС бүлегенә ике яклы килешү буенча никахны өзүгә 11 гариза бирелгән, аерылышу турында 36 акт суд карарлары нигезендә теркәлгән. Аерылышуларның төп өлеше гаилә стажы 5-15 ел тәшкил иткән гаиләләргә туры килә.

2022 елда аталыкны билгеләү турында 16 акт теркәлгән.  Исем үзгәрү турында 8 акт төзелде.

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районыбашкарма комитеты ЗАГС бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International