Районның гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында чаңгы ярышлары

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

2023 елның 4 февралендә "Сабантуй" стадионында Чирмешән муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында,  Шешминка авылында туган якташыбыз, Советлар Союзы Герое, генерал И. Н.Конев истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары (эстафета) уздырылды.

Ярышларда районның 18 мәктәбеннән 118 укучы катнашты. 

Ярышлар җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү белән тәмамланды. 

Ә урта мәктәпләр арасында Чирмешән кадет интернат-мәктәбе командасы җиңүче булды, икенче урында - Ульяновка мәктәбе, өченчедә - Ивашкино мәктәбе укучылары. Төп мәктәпләр арасында Кармыш мәктәбе командасы беренче булды, икенче урынны геройның якташлары, Шешминка мәктәбе спортчылары алды, өченче урынны Түбән Кәминкә мәктәбе укучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International