ТР Чирмешән муниципаль районы эшче контингенты арасында «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» фестивале дәвам итә

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

ТР Чирмешән муниципаль районы эшче контингенты арасында «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» фестивале дәвам итә.

Район фестиваленең дүртенче зона туры 3 нче февральдә район мәдәният йортында узды.

Дүртенче турда Мордва - Афонькәсе авылының «Яхшы кызлар» командасы, Шешминка авылының «Шешминские бабки һәм компания» командасы, Түбән Кармалка авылыныө "Тракторсы Сбруевның биш кәләше" командасы, Иске Үтәмеш авылының "Шаян әбиләр" командасы көч сынашты.

Район фестивале традициясе буенча уеннар программасы өч өлештән торды: «Сәламләү», «Разминка», «Өй эше», ул быел авыл темасына багышланды.

«Сәламләү» конкурсы вакытында һәр команда авылның, авыл тормышына кагылышлы теманы үзенчә яктыртты.

"Өй эше" командаларның музыкаль чыгышын үз эченә алды. Алар авыл тормышы темасын музыкаль формада чагылдырдылар.

Нәтиҗә ясаганда, жюри командаларның экипировкасын, авыл җирлекләре башлыкларының катнашуын, «Авыл буенча юмор белән» КВН фестивале темасы буенча чыгыш ясауны, регламентның үтәлүен исәпкә алды.

Районның "КВН" фестиваленең чираттагы зона туры районның оешма-учреждениеләре арасында район мәдәният йортында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International