Кичә безнең районга Балык Бистәсе муниципаль районыннан делегация килде

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә безнең районга Балык Бистәсе муниципаль районыннан делегация килде. Делегация составында Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Исламов, социаль мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты урынбасары Айгөл Вафина, мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Марат Мингалиев, агротехник техникум директоры Мансур Маннанов бар иде.

Район башлыгы Рамил Айбатов җитәкчелегендә кунаклар Чирмешән районының берничә социаль объектында – Чирмешән аграр техникумында, Чирмешән лицеенда, балалар сәнгать мәктәбендә, район мәдәният йортында, мемориаль үзәктә һәм туган як тарихын өйрәнү музейларында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International