Бүген Чирмешән муниципаль районы делегациясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Әтнә муниципаль районында оештырган күчмә киңәшмәдә катнашты. Делегация составындагы - Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Мирзаһит Гатин, "Тепсуркаев В.А." КФХ башлыгы Висхан Тепсуркаев, "Әккәрәй" ҖЧҖ җитәкчесе Виктор Сутягин.
Киңәшмәдә катнашучылар Әтнә районының ике хуҗалыгында: "Уңыш" агрофирмасы ҖЧҖ Түбән Көек авылында һәм "Тукай" ҖЧҖ Олы Әтнә авылында булдылар.