Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

15 февраль - Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне - ул әфганчы-ветераннар бәйрәме дә, һәлак булган барлык сугышчы-интернационалистларны искә алу һәм кайгы көне дә.
Совет Армиясенең соңгы батальоны Әфганстаннан чыгарылуга 34 ел үтте.
Чирмешән районыннан 169 кеше үзенең интернациональ бурычын үтәгән. Барысы да исән-сау өйләренә кайтканнар.
Канлы вакыйгалар тарихына кергән якташларыбызны узган атнада оештырылган чарада искә алдык. Бу көнне Чирмешәннең Җиңү паркына әфганчылар  митингка җыелдылар.
Чарада район башлыгы Рамил Айбатов катнашты.
- "Икенче бөтендөнья сугышыннан бирле миллион ярымнан артык россияле чит илләрдәге сугыш хәрәкәтләрендә катнашты, алар арасында безнең якташлар да бар.  Барлык әфганчыларга, локаль конфликт ветераннарына батырлыгыгыз,  нык солдат дуслыгыгыз өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәм.  Бу көннәрдә барлык россиялеләрнең игътибары Украинадагы вакыйгаларда. Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар! Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга чын күңелдән бәхет, уңышлар, сәламәтлек һәм, иң мөһиме, тыныч күк йөзе телим!",- диде район җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International