Бүген Чирмешән муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы Рәисе булып китте

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Бүген Чирмешән муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы Рәисе булып китте.

Рөстәм Миңнеханов кирпеч заводы бистәсендәге "Хан су" минераль су җитештерү цехында булды, хәзерге вакытта җиһазларны көйләү һәм су агызу эшләре бара.

Советлар Союзы Герое И. Н.Конев исемендәге Чирмешән кадетлар интернат-мәктәбендә Татарстан Республикасы Рәис хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган рядовой Евгений Зоринның гаилә әгъзалары белән очрашты. Россия Федерациясе Президенты Указы белән Евгений Зорин хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән  батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Батырлык ордены белән бүләкләнде (үлгәннән соң). Рөстәм Миңнеханов орденны Евгений Зоринның тол калган хатыны – Людмила Константиновна Зоринага тапшырды.

Татарстан Республикасы Рәисе 2022 елда районның социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары буенча Чирмешән муниципаль районы Советы утырышында катнашты.

Төп доклад белән Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, район тотрыклы, потенциалы зур. Ул терлекчелек үсешенә, үсемлекчелектә резервлар барлыгына игътибар итәргә өндәде, кече һәм урта бизнес, демография, хезмәт хакы һәм белем бирү сыйфатын күтәрүгә басым ясады, Чирмешән район үзәген төзекләндерергә киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International