Хезмәткә хөрмәт

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән биш бала әнисе Ольга Николаевна Губеровага ( Күтәмә авылы) “Ана даны – Материнская слава” медале тапшырылды; Чирмешән районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Солтан кызы Әхмәдуллинага – “Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре”, “Бөгелмә электр челтәрләре”нең Чирмешән участогы өлкән мастеры Ринат Азат улы Галимовка “Татарстан Республикасының атказанган энергетигы” исеме бирелде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Закир улы Гатинга һәм “Карбон-Ойл” җәмгыятенең нефть һәм газ чыгару цехы операторы Фәнил Фәрхать улы Гыйләҗевка Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International