Чирмешәнлеләр "соры" хезмәт хакы турында "Халык контроле"нә хәбәр итә ала

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Чирмешәнлеләр "соры" хезмәт хакы турында "Халык контроле"нә хәбәр итә ала.

Хезмәткәр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштермәгән һәм «соры» хезмәт хакын биргән эш бирүчеләр социаль фондларга акча күчерми. Моның белән шулай ук «Халык контроле» ГИС системасы да шөгыльләнә, аңа мондый эш бирүчеләр турында хәбәр итәргә кирәк.

Моның өчен интернет аша дәүләт хезмәтләре порталына кереп, шәхси кабинетта теркәлергә кирәк. Аннан соң «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша «соры хезмәт базары» юнәлеше буенча формаль булмаган мәшгульлек фактлары һәм хезмәт хакы рәсми булмаган түләүләр турында хәбәр итәргә. Монда шулай ук эш урыннарында эш шартлары, тормыш һәм сәламәтлек куркынычсызлыгы турында мәгълүмат урнаштырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International