Район инвалидлар җәмгыяте Лашман мәктәбенең коррекцион сыйныф укучылары өчен "Идел буе халыклары уеннары" дигән чара уздырды

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Район инвалидлар җәмгыяте  Татарстан Республикасында 2023 ел - Милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы  кысаларында спорт һәм мәдәни-ял чараларын уздыру планлаштыра. Февраль аенда Лашман мәктәбенең коррекция сыйныфлары укучылары өчен "Идел буе халыклары уеннары" чара уздырылды.

Балаларны татар, рус, мордва, чуваш уеннары кызыксындырды. Сәламләү сүзләрен бергәләп өйрәнделәр, Идел буе халыкларының орнаментлары, мәкальләре белән таныштылар.

Шулай ук инвалидлар җәмгыяте бинасында кыш темасына рәсем буенча иҗади остаханә оештырылды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International