«Ватан уллары - Рус җирен саклаучылар» исемле патриотик сәгать

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Туган як тарихы музее хезмәткәрләре Чирмешән лицее укучылар белән «Ватан уллары - Рус җирен саклаучылар» дигән темага патриотик сәгать үткәрделәр. 23 февраль бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, рус солдатларының батырлыгы турында сөйләделәр, Россия геройлары үрнәгендә үзләрендә патриотлык һәм Ватаннары өчен горурлык хисе тәрбияләргә өндәделәр.

Чара барышында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар  чиштеләр. Кызлар Ватанны саклаучыларга котлау открыткасы бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International