20-26 февральдә Масленица.
Масленица - иң күңелле бәйрәмнәренең берсе, ул бөтен Россия буенча киң билгеләп үтелә. Бу гасыр традицияләрен чагылдыра, буыннан-буынга саклана. Бу бәйрәм - әйлән-бәйлән, җырлар, биюләр, Кыш белән хушлашуга һәм язны каршылауга багышланган уеннар белән бара.
Чирмешән аграр техникум студентлары, сишәмбе 21 февральдә Орион яшьләр үзәге тарафыннан әзерләнгән күңел ачу программасында катнаштылар.