Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатовның котлавы

2023 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе

23 февральдә без  чын ир-атлар, Ватан патриотлары бәйрәмен билгеләп үтәбез.
Бу бәйрәм буыннарның аерылгысыз бәйләнешен, данлы хәрби традицияләрнең дәвамлылыгын гәүдәләндерә. Без Бөек Ватан сугышы ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы белән горурланабыз, «кайнар нокталарда» хәрби бурычларын намус белән үтәгән якташларыбызга зур хөрмәт күрсәтәбез, бүгенге көндә Ватанны сагында торучыларга уңышлы хезмәт итүләрен һәм исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.
Ватанны саклаучылар көне белән, хөрмәтле чирмешәнлеләр! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, батырлык, күңел күтәренкелеге һәм оптимизм телим. Җирдә тынычлык һәм иминлек булсын!

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International