Чирмешән районында авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды.
Тантаналы чарада район башлыгы Рамил Айбатов, башкарма комитет җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин, оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Бәйрәмнең төп кунаклары - авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, игенчеләр, җитештерү алдынгылары, хезмәт ветераннары һәм районны көн саен сыйфатлы азык белән тәэмин итүчеләр.
Чирмешән аграрийлары адресына югары оештырылган хезмәтләре һәм хезмәткә намуслы карашлары өчен ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады.
-Безнең алда авыл хуҗалыгы тармагын үстерү һәм киләчәктә төп җитештерү күрсәткечләрен арттыру өчен район ресурсларын һәм потенциалын мөмкин кадәр нәтиҗәле файдалану бурычы тора, — дип билгеләп үтте Рамил Тәлгать улы Айбатов.
Чирмешән районы башлыгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә район өчен нәтиҗәле эшләүләрен һәм куелган максатларга ирешүләрен теләде.
Тантаналы чараны дәвам итеп, алдынгыларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм агросәнәгать комплексы үсешенә керткән шәхси өлешләре өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
- Хамматов Хәмзә Ильяс улы;
- Фәхретдинова Алия Әлфәт кызы;
- Фәтхетдинов Илгизәр Исрафил улы;
- Гыйләҗев Рафаэль Мингата улы;
Район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- Хөснетдинов Сәгыйть Хәйдәр улы;
- Мензелина Ольга Алексеевна;
- Шәрифуллин Ислам Таһир улы.
Финанс-икътисад бүлеге консультанты Мусина Лилия Сәгыйть кызына район башлыгының Рәхмәт хаты һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Рәисова Резеда Рәис кызы «Чирмешәнагро» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Авыл хезмәтчәннәрен башкарма комитет җитәкчесе Илнур Җамалетдинов котлады һәм Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды:
- Макаров Вячеслав Владимирович;
- Антонова Мария Михайловна;
- Әхтәмова Рәмзия Рәфыйк кызы.
Чирмешән муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин катнашучыларга хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек теләде һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды:
- Гатина Рәйсә Галимҗан кызы;
- Васюткин Семен Александровичка;
- Сипатров Петр Алексеевичка;
- Җиһаншина Марина Петровна;
- Кириллов Владимир Витальевичка;
- Таҗиев Илфат Солтан улына;
- Гатин Дамир Мирзаһит улы;
- Рәфыйков Фәйзрахман Габдрахман улы;
- Нурхаметов Диас Гадел улы.
Чирмешән муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хатлары Багряшино Анастасия Александровна һәм Федорова Галина Георгиевнага тапшырылды.
Чара район мәдәният йорты хезмәткәрләренең концерт номерлары белән үрелеп барды.