Атналык киңәшмә

2023 елның 3 марты, җомга

Кичә район башлыгы Рамил Айбатов Чирмешән районы учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән атналык планерка үткәрде.

Киңәшмә район башкарма комитеты машинисткасы Шәфыйкова Венера Габдулла кызын юбилее белән котлаудан башланды.

Планеркада Урманаасты Үтәмеш авылыннан Сабирова Гөлия Зәкәрия кызына торак  алуга сертификат тапшырдылар.

Чирмешән авылында яшәүче Шарапова Эльвер Мансур кызына авыл җирлегендә торак төзелешенә социаль түләү бирү турында таныклык тапшырылды.

Маркова Ольга Владимировна Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Николаевич Погодинның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Мәгълүмат белән чыгыш ясадылар:

1. Районның оператив хәл турында:

Пешков Иван Николаевич - Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлек начальнигы урынбасары.

2. 2023 елның апрель – июль айларында гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү  үзенчәлекләре.

Иванов Сергей Васильевич - Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар.

3. Шәхси сектордан сөт җыю һәм тапшыру турында.

Гатин Мирзаһит Закир улы - районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.

4. Чирмешән муниципаль районында коронавирус инфекциясе һәм грипп таралуны булдырмау чаралары турында.

Мортазина Лилия Шамил кызы - Чирмешән районы үзәк больницасы баш табибы.

5. Район буенча үзара салым акчаларын җыю турында.

Гатин Шәүкәт Фатыйх улы - районның финанс-бюджет палатасы рәисе.

6. Чирмешән авыл җирлеге буенча гражданнарның үзара салым акчаларын җыю турында:

Гомәрова Надежда Габдрәшит кызы - районның Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе

7. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге  учреждениеләренең эше турында:

Галиева Ольга Николаевна - район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы.

8. Чирмешән районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 2022 ел эше һәм 2023 елга бурычлары турында:

Сәйфетдинова Фәридә Флеровна - Чирмешән районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры.

9. СберБанк  хезмәтләре турында:

Назырова Зөлфия Алмаз кызы - СберБанкның Чирмешән бүлекчәсе җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International