Киез итекле мини-футбол ярышлары

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Чирмешән районында, 24 февральдә, "Россия Почтасы" бинасы янындагы спорт мәйданчыгында 2009-2012 елгы яшүсмерләр арасында киез итекле мини-футбол ярышлары узды.

Чара яшьләр арасында спортның кышкы төрләрен популярлаштыру программасы кысаларында узды. Укучылар уен процессыннан уңай эмоцияләр алдылар һәм мини-футбол буенча ярышның матур традициягә әверелүен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International