Чирмешән муниципаль районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Иске Кади авылында кышкы спорт төрләре көненә багышлап киез итекле хоккей ярышы оештырды.
Спорт ярышында Иске Кади һәм Туймәт авыл җирлекләре мәчетләре командалары катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре:
1 урын - Иске Кади авыл җирлегенең өлкән буын вәкилләре;
2 урын - Иске Кади авыл җирлеге яшьләре;
3 урын – Туймәт авыл җирлеге командасы.