2 мартта Чирмешән районының Республика ата-аналар советында вәкиле, шулай ук гаилә төзү рухи - агарту үзәге директоры Диләрә Ханова "Яшүсмерләрне социаль адаптацияләү мәсьәләсендә дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмаларның үзара хезмәттәшлеге практикаларын үстерү" темасына түгәрәк өстәлдә катнашты.
Түгәрәк өстәл эшендә чыгыш ясаучылар үсеп килүче буынның социаль формалашуына актив йогынты ясавы, җәмгыять үсешенең һәм аның тотрыклылыгының мөһим шарты буларак әлеге процесска уңай юнәлеш бирү турында сөйләделәр.
