Бәйрәм кунаклары - инвалид балаларның әниләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның хатыннары һәм әниләре.
Чара барышында аларны Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Г.М. Җамалетдинов котлады. ТР Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Иванов С.В.кунаклар белән әңгәмә барышында хәрбиләр өчен ташламалар турында аңлатма бирде. Бәйрәмдә Чирмешән муниципаль районы башлыгы Р. Т. Айбатовның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Гуманитар ярдәм күрсәткән өчен, район инвалидлар җәмгыяте исеменнән Валентина Фадеевага һәм Саҗәрә Мөхәммәтшинага рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Чәй өстәле артында хатын-кызлар аралаштылар, концерт номерларын карадылар, кушылып җырладылар.
Мәдинә Талипова, район инвалидлар җәмгыяте рәисе.